САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мансур Хафизов 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

.

Мортамак авылында яшәүче Мансур Мәхмүделхаҗ улы Хафизов “Сарман” агрофирмасында хезмәт куя. Алдынгы механизаторны авылдашлары, хезмәттәшләре фидакарьлеге, тырышлыгы, эшен җиренә җиткереп башкаруы өчен хөрмәт итәләр. 40 елга якын туган ягы басу-кырларын иңләгән тракторчының районда мәртәбәле даны бар. Район, республика җитәкчелеге дә аның хезмәтен югары бәяли. Республиканың атказанган механизаторы исемен дә лаеклы йөртә ул. 60 яшьлек юбилее уңаеннан, бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин аңа район Советының, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почет грамоталарын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов та юбилярга сихәт гомер, хезмәт уңышлары теләде.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев