САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мансур абый 90 яшьтә дә машина йөртә

.

Тәвәккәл, тынгысыз, туган авылы тормышына, аның халкына битараф булмаган райондашыбыз Гыймадиев Мансур Мөбарәкҗан улы 90 яшен тутырды. Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Гөльяз Насыйбуллина тәбрикләделәр, сихәт гомер теләделәр.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Мансур абый һаман машина йөртә, гармунын да тарткалый. Соңгы араларда гына кул бармаклары бераз авыртып тора. Гел хәрәкәттә ул, бер дә тик торырга яратмый. Тормыш иптәше Сәрия апа белән гаилә корганнарына 63 ел тулган. Өч ул тәрбияләп үстергәннәр.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев