САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман гимназиясенең "Искра" командасы республика ярышларында дүртенче булды

"Сә­ла­мәт­лек - зур бай­лык" ди­гән де­виз бе­лән яши­без без. Гим­на­зи­я­дә үт­кә­ре­лә тор­ган төр­ле тү­гә­рәк­ләр­гә йө­ри­без, ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә оеш­ты­рыл­ган ярыш­лар­да, эс­та­фе­та­лар­да кат­на­ша­быз. Яңа уку елы әле ге­нә баш­ла­ну­ы­на ка­ра­мас­тан, ин­де бер­ни­чә спорт яры­шын­да кат­на­шыр­га да өл­гер­дек. Сен­тябрь ахы­рын­да Ка­зан шә­һә­ре­нең "Пат­ри­от" спорт-пат­ри­о­тик үзә­ген­дә уку­чы­лар­ның "Ал­га, яшь­ар­ми­я­че­ләр!" ("Вперед, юнармейцы!") бәй­ге­се...

"Сә­ла­мәт­лек - зур бай­лык" ди­гән де­виз бе­лән яши­без без. Гим­на­зи­я­дә үт­кә­ре­лә тор­ган төр­ле тү­гә­рәк­ләр­гә йө­ри­без, ра­йон һәм рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә оеш­ты­рыл­ган ярыш­лар­да, эс­та­фе­та­лар­да кат­на­ша­быз.

Яңа уку елы әле ге­нә баш­ла­ну­ы­на ка­ра­мас­тан, ин­де бер­ни­чә спорт яры­шын­да кат­на­шыр­га да өл­гер­дек.

Сен­тябрь ахы­рын­да Ка­зан шә­һә­ре­нең "Пат­ри­от" спорт-пат­ри­о­тик үзә­ген­дә уку­чы­лар­ның "Ал­га, яшь­ар­ми­я­че­ләр!" ("Вперед, юнармейцы!") бәй­ге­се бул­ды. Бу - хәр­би-спорт бәй­рә­ме. Ул ба­ла­лар­да баш­лан­гыч хәр­би әзер­лек бу­ен­ча кү­нек­мә­ләр бул­ды­рыр­га яр­дәм итә, алар га­дәт­тән тыш хәл­ләр­дә ти­еш­ле ка­рар­лар ка­бул итәр­гә, бер кол­лек­тив бу­лып яшәр­гә, зы­ян кү­рү­че­гә бе­рен­че ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тер­гә өй­рә­нә­ләр, үз-үз­лә­рен сы­нап ка­рау мөм­кин­ле­ге ала­лар.

Бәй­ге­дә ра­йон да­нын гим­на­зи­я­без­нең "Чат­кы" ("Иск­ра") ко­ман­да­сы як­ла­ды. Ай­зи­лә Әх­кә­мо­ва, Алия Гый­ба­дул­ли­на, Аль­берт Га­зи­зул­лин, Иль­мир Әх­мәт­җа­нов, Эль­ви­на Са­фи­на, Нә­фис Ну­ри­ев, Аза­мат Әх­мә­дул­лин, Са­би­на Фәрт­ди­но­ва, Ай­зат Оси­пов, Рус­лан Сам­со­нов уңыш­лы чы­гыш яса­ды­лар.

Бәй­ге прог­рам­ма­сы­на те­о­ре­тик со­рау­лар, 60 метр­га йө­ге­рү, гра­на­та ату, ав­то­мат сү­тү һәм җыю, бе­рен­че ме­ди­ци­на яр­дә­ме күр­сә­тү һәм баш­ка ярыш­лар кер­тел­гән иде. Уку­чы­ла­ры­быз үз­лә­ре­нең ты­рыш­лык­ла­рын, хәр­би хез­мәт­кә әзер бу­лу­ла­рын күр­сәт­те­ләр, бе­лем­ле, эру­ди­ци­я­ле, кы­зык­сы­ну­чан икән­лек­лә­рен та­гын бер кат рас­ла­ды­лар. Нә­ти­җә­ләр дә сө­ен­дер­де. Ярыш­лар­да без­не­ке­ләр приз­лы урын­нар­га ла­ек бул­ды­лар. Те­о­рия бу­ен­ча үт­кә­рел­гән бәй­ге­дә ко­ман­да - беренче урын­га, 60 метр­га йө­ге­рү­дә Ай­зат Оси­пов шу­лай ук - беренче, ко­ман­да - өченче, тур­ник­та кү­тә­ре­лү бу­ен­ча Нә­фис Ну­ри­ев - беренче, ав­то­мат ма­га­зи­нын сү­теп җы­ю­да ко­ман­да - икенче, Иль­мир Әх­мәт­җа­нов - өченче, җир­гә ятып, кул­да кү­тә­ре­лү бу­ен­ча һәм эс­та­фе­та­да ко­ман­да өченче урын­ны яу­ла­ды. Уку­чы­лар­ның тап­кыр һәм җи­тез бу­лу­ла­ры гим­на­зи­я­без­гә та­гын бер уңыш ки­тер­де - ко­ман­да бе­рен­че­ле­ген­дә дүр­тен­че бул­дык. Без уку­чы­ла­ры­быз бе­лән го­рур­ла­на­быз, иле­без пат­ри­от­ла­ры бу­ла­чак­ла­ры­на ыша­на­быз, алар­га сә­ла­мәт­лек һәм та­гы да зур­рак үр­ләр яу­лау­ла­рын, уку­ла­рын­да уңыш­лар те­ләп ка­ла­быз.

Ал­су Гый­ни­я­тул­ли­на, Сар­ман гим­на­зи­я­се­нең пе­да­гог-оеш­ты­ру­чы­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев