САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләйсән финалга үтте

Бүген катнашкан кызлардан жюри финалга 12 кызны сайлап алган.

Без райондашыбыз Ләйсән Миңнәхмәтованың "Татар кызы" матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесендә катнашуы хакында язган идек инде. Казан дәүләт курчак театрында эшләүче җырчы кызыбыз бүген ярымфиналда катнашты һәм бәйгенең финалына үтте. Аны сәхнәгә район мәдәният йорты коллективы әзерләде, сәхнә костюмнарын тегүдә район хакимияте ярдәм итте.
Бүген катнашкан кызлардан жюри финалга 12 кызны сайлап алган.
- Мин район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевка, мине сәхнәгә әзерләгән мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиевага, Алинага зур рәхмәтлемен, - ди Ләйсән.
Без Ләйсәнгә зур өметләр баглыйбыз һәм финалда да җиңүен телибез, уңышлар юлдаш булсын аңа.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев