САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ләйсән” балалар бакчасы кечкенәләре “8 март “бәйрәмен билгеләп үттеләр

Март аенда, кар өстендә Кояш нурлар уйната - Яз килә,каршы алыгыз - Дигән хәбәр тарата. Без беләбез, җылы язның Иң беренче бәйрәме - Әниләр, әби - апалар, Хатын - кызлар бәйрәме! Ана!Һәркем өчен иң изге ,иң кадерле зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала тәрбияләүне...

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната -

Яз килә,каршы алыгыз -

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме -

Әниләр, әби - апалар,

Хатын - кызлар бәйрәме!

Ана!Һәркем өчен иң изге ,иң кадерле зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы. Әниләргә Алла ярдәм бирсен аларгадыр бөтен авырлык. Әниләргә сүнмәс йолдызлардан, йә кояштан һәйкәл салырлык. Без дә "Ләйсән"балалар бакчасы беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Хәбибуллина Лилия һәм Шаймуратова Регина 6 март көнне балаларыбыз белән бергәләп"8 март "бәйрәмен билгеләп үттек. Балаларыбыз бик матур итеп шигырьләр сөйләп, биеп һәм җырлар үзләренең әниләрен,әбиләрен сөендерделәр . Һәм алар кечкенә генә бүләк ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев