САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр +ВИДЕО

Беренчедән, елгадагы бозга басар алдыннан аның ныклыгын тикшереп карарга кирәк. Бозның калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булмаган вакытта гына ул бер кеше авырлыгын күтәреп тора алачак. Боз өстендәге җәяүле кичүнең калынлыгы 15 см.дан да ким булмаска тиеш.

 Әгәр дә инде сезгә елга аша боз өстеннән чыгарга туры килә икән, бозга керер алдыннан үзегез белән озын таяк алыгыз. Бу сезгә алдагы сукмактагы бозның ныклыгын тикшереп карарга ярдәм итәчәк. Әгәр боз өстендә су күренсә, кичекмәстән кире килгән юлыгыздан ярга чыгыгыз. Чөнки бозлык өстендә су булу ул бозның ярылуын күрсәтә. Томан, көчле кар яуганда, буран булганда, шулай ук, төнлә боз өстенө керергө ярамый. 

Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта да боз кинәт ватылып китә икән, паникага бирелмәскә, өстегездәге авыр әйберләрне, сумкаларны читкә ташларга, су өстендә торырга тырышырга һәм ярдәмгә чакырырга кирәк. Боз кырыена кулларыгызны киң итеп җәеп куеп тотынырга һәм аяк киемен салырга тырышырга кирәк, чөнки аяк киеме эченә су җыелып ул сезне су астына тарта башлаячак. Үзегез тотынган бозның кырыен ватмаска тырышып кына күкрәгегез белән бозга терәлеп, башлап бер аягыгызны, аннан соң әкренләп кенә икенче аягыгызны боз өстенә күтәрергә тырышырга. Башны һәрвакыт су өстендә тотарга һәм мөмкин кадәр көчле тавыш белән ярдәмгә чакырырга онытмаска.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, тормышыгызны саклап калуда ярдәм итәчәген онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев