САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләшәү -Тамакта үзенчәлекле чыршыны сайладылар

Ләшәү- Тамак балалар бакчасы Яңа елга әзерләнә! Әти-әниләр дә бәйрәмнән читтә калмаска тырышалар, һәрберсе үз куллары белән ясаган матур чыршылар алып килделәр.

Чыршының ниндиләре генә юк иде: төсле кәгазьдән, мамыктан, бәйләнгән һәм башкалар. Чыршылар балалар бакчасын бизәп, түрдә торалар. Шулай ук, " Иң матур чыршы үз кулларыбыз белән ясала" дигән бәйге узды. Иң үзенчәлекле һәм оста ясалган чыршыны билгеләп үттеләр. Сабыйлар чын күңелдән тырышып, сөенеп Яңа ел бәйрәменә җыр, бию, шигырь әзерлиләр, Кыш бабай белән Кар кызын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев