САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ләшәү Тамакта көрәш буенча район Беренчелеге үтте

16 октябрьдә Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Сарман муниципаль районының шәхси-команда Беренчелеге үтте. Ул Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә оештырылды. Бәйгедә 15 команда һәм 115 спортчы катнашты. Ярышлар Нәркиз Мөхәммәтов инициативасы белән оештырылды. Ә аларны әзерләү...

16 октябрьдә Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Сарман муниципаль районының шәхси-команда Беренчелеге үтте. Ул Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә оештырылды. Бәйгедә 15 команда һәм 115 спортчы катнашты.

Ярышлар Нәркиз Мөхәммәтов инициативасы белән оештырылды. Ә аларны әзерләү һәм үткәрү буенча җитәкчелекне район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге башкарды. Төп хөкемдар итеп бүлек белгече Илдар Кубиев билгеләнгән иде. Иганәче Эдвард Төхбәтуллин ярышларга әзерлек һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны каплады.

Призлы урыннар алган укучылар һәм командалар призлар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Ярыш нәтиҗәләре

30 килограммга кадәр авырлык категориясе

1. Рубин Фәттахов (Сарман гимназиясе)

2. Данил Карпишин (Җәлил гимназиясе)

3. Мөхәммәт Сабиров (Сарайлы мәктәбе)

36 килограммга кадәр авырлык категориясе

1. Григорий Титков (Җәлил беренче мәктәбе)

2. Рамазан Нигъмәтуллин (Җәлил гимназиясе)

3. Рәмис Мөхәммәдҗанов (Җәлил икенче мәктәбе)

45 килограммга кадәр авырлык категориясе

1. Дмитрий Сафиуллин (Сарман гитмназиясе)

2. Илназ Фәррахов (Сарман аграр көллияте)

3. Данис Мөхәммәдиев (Петровка Завод мәктәбе)

55 килограммга кадәр авырлык категориясе

1. Альберт Фәретдинов (Сарман аграр көллияте)

2. Егор Бәйрәмов (Сарман урта мәктәбе)

3. Динар Шәйхлисламов (Ләшәү Тамак мәктәбе)

65 килограммга кадәр авырлык категориясе

1. Ришат Шакиров (Сарайлы мәктәбе)

2. Леонид Васильев (Иске Кәшер мәктәбе)

3. Илфат Нургалиев (Сарман аграр көллияте)

65 килограммнан югары авырлык категориясе

1. Илшат Мортазин (Иске Кәшер мәктәбе)

2.Раушан Сабиров (Сарман аграр көллияте)

3. Гадел Мирзиянов (Җәлил беренче мәктәбе)

Команда зачеты

1. Сарман аграр көллияте

2. Җәлил икенче мәктәбе

3.Иске Кәшер мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев