САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү Тамакта Җиңү көнен билгеләп уздылар

8 май көнне Ләшәү Тамак авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары актив катнаштылар. Левитанның Җиңуне игълан итүе, Германиянең капитуляцияләүгә кул кую турында язма тыңлаганнан соң, авылның хөрмәтле кешесе Разин агага сүз бирелде. Ул- сугыш чоры баласы,бүгенге көндә авылыбыз мулласы. Нәрсәләр күреп үскәннәрен кыскача сөйләгәч, сугыш...

8 май көнне Ләшәү Тамак авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары актив катнаштылар. Левитанның Җиңуне игълан итүе, Германиянең капитуляцияләүгә кул кую турында язма тыңлаганнан соң, авылның хөрмәтле кешесе Разин агага сүз бирелде. Ул- сугыш чоры баласы,бүгенге көндә авылыбыз мулласы. Нәрсәләр күреп үскәннәрен кыскача сөйләгәч, сугыш кырында ятып калган райондашларыбыз рухына дога кылды. Алга таба Булат Гарифуллин М.Мәһдиевның "Без-41 нче ел балалары" әсәреннән монолог,Лина Хасаншина Рафаэль Сафинның "Кыр казлары" шигырен сөйләделәр. 8,9 нчы класс кызлары сугыш турында җырладылар ,Фәүзия Борһанова белән Зөһрә Ибатуллина "Катюша" көенә биеделәр.Иң нәни артистлар -"Таң" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр - Зәринә Гарифуллина бик матур шигырь сөйләде, кечкенә кызлар"Катюша"ны җырладылар. Мәктәп директоры Фаяз Хабибуллин , авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров, агрофирма җитәкчесе тыл ветераннарын, сугышта катнашкан авылдашлары балаларын бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Данис Хафизов "Яшел гармун" шигырен сөйләп, гармунга җырлады. Гөлнур Шәйдуллина бәйрәм белән котлады, үзе язган шигырен укып китте. Фәйрүзә Хәбибуллина сугышта катнашкан әтисенә багышлап язган шигырен укыды. Әлеге шигырьләр мәктәп директорына "Туган якны өйрәнү музее"ның "Бөек Ватан сугышы" бүлегенә кую өчен тапшырылды. Тантананың әдәби-музыкаль өлешен Алина Гарифуллина "Шушы яктан,шушы туфрактан без" җыры белән тәмамлады. Бәйрәм авылыбызның мәдәният йортында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев