САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ләшәү Тамакта "Без дә кидек солдат шинелен" дигән концерт-очрашу үтте

Халыкны хәрби-патриотик тәрбияләү ункөнлеге уңаеннан Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Без дә кидек солдат шинелен" дип исемләнгән концерт-очрашу узды. Аны мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина оештырды. Очрашуга Советлар Союзы вакытында армиядә булган авыл халкы килде. Разин Сәхбетдинов, Фәнүс һәм Фәрит Гарифуллиннар, Илгиз Яхин, Миннефалих Әгъләмов, Рашат...

Халыкны хәрби-патриотик тәрбияләү ункөнлеге уңаеннан Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Без дә кидек солдат шинелен" дип исемләнгән концерт-очрашу узды. Аны мәдәният йорты директоры Илсөяр Кәлимуллина оештырды. Очрашуга Советлар Союзы вакытында армиядә булган авыл халкы килде. Разин Сәхбетдинов, Фәнүс һәм Фәрит Гарифуллиннар, Илгиз Яхин, Миннефалих Әгъләмов, Рашат Мортазин истәлекләре белән уртаклаштылар, яшьлекләренә кире кайттылар. Һәрберсе, сөйләгәннән соң, картада үзе хезмәт иткән шәһәргә кызыл тамга беркетеп барды. Очрашуны ачып җибәргән авыл җирлеге сәркатибе Әлфинур Габдрәкипова җыелганнарга җылы сүзләр язылган открыткалар таратты. "Рәхмәт инде сезгә, мондый котлауларны күптән алган юк иде, картайгач, бер җылы сүз дә - җан азыгы икән", - диде Миннефалих абый.

Куйбышев шәһәрендә хезмәт иткән Разин абый: "Ул вакытларда солдатка бармый калу турында уйламый идек тә, солдатка бармаган егетләргә кызлар да карамый иде", - дип, көлеп куйды Разин абый. Брест крепостендә хезмәт иткән Рашат абый баянда уйнады.

Очрашуда Әфганстан сугышында булганнарны да билгеләп үттеләр. Ләшәү Тамактан дәһшәтле сугышка өч егет барган - Илтөзәр Шәйдуллин, Әлфис Шәяхмәтов һәм Данил Бәдертдинов. Алар барысы да исән-сау әйләнеп кайтканнар.

Чакырылган кунаклар арасында Фирүзә Хәсәншина да бар иде. Ул армиягә ире Фирисне һәм өч улын - Фирүсне, Фирдинантны һәм Зөфәрне озаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев