САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләшәү Тамак мәктәбендә яшь педагоглар семинары үткәрелде

Яшь укытучыларга ярдәм итү, тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан Ләшәү Тамак төп белем бирү мәктәбендә семинар узды. Ләшәү-Тамак директоры Ринат Дәүләтов үзенең чыгышында хезмәт юлын башлап кына киткән укытучыларга киңәшләр бирде, мәктәп белән таныштырды.

Кунакларга чараның программасы таратылды һәм эшне башлап җибәрдек. Башлангыч класс укытучы Расиха Сәхәбиева, математика фәне укытучы Гөлчәчәк  Курбиева, хезмәт һәм рәсем укытучысы Илдус  Хәлимов тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм  кызыклы мастер-классларда катнаштыларУкучылар да чарадан читтә калмадылар, кунакларга экология һәм милли тәрбиягә багышланган чара күрсәттеләр.                                  
Дәрес планнарын дөрес итеп төзергә, традицион булмаган ысуллар белән дәрес алып барырга өйрәттеләр. Сарман гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Алсу  Салихова “Еллар буе җыелган педагогик тәҗрибә”, 2 нче номерлы Җәлил урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучы Ландыш  Шәйдуллина “Тормыш буенча ничек отличник булырга”, 1 нче санлы Җәлил урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле җыр укытучысы Флүзә Шәйхетдинова “Яшь укытучыларның һөнәри кыенлыкларын һәм ихтыяҗларын диагностикалау” дип аталган лекцияләр үткәрделәр. 

Тәҗрибәләр җыеп, лекцияләр тыңлагач, кунаклар, капиталь ремонт вакытында яңартылган, спорт залга үттеләр. Анда Ләшәү-Тамак мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Салават  Юнысов волейбол уены үткәрде. Ярыш Мөслим һәм Сарман укытучылары арасында узды. Ике команда да бик тырышып уйнады. Укытучылар тәннәрен яздырып, рәхәтләнеп спорт чарасында катнаштылар. Сарман районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең профсоюз җитәкчесе 
Хадиев Илдар 2 командага да бүләкләр тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X