САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләшәү-Тамак мәктәбе республикада җиңү яулады

21 нче ноябрь көнне Казанда «Әкият " Татар дәүләт курчак театрында " Школьный эко-патруль" дип аталган республика күләмендә узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Ләшәү-Тамак мәктәбе «Иң актив мәктәп» һәм «Иң актив класс» номинацияләрендә җиңү яулады. Конкурста катнашкан укучылар, укытучылар белән бергә бүләкләү тантанасында булып кайттылар. Шулай ук, һәр катнашучыга индивидуаль бүләкләр тапшырылды. Мәктәпкә дә зур бүләкләр бирелде: телескоп һәм яшь химиклар наборы, бик матур эшләнгән диломлар. Тантана башланганчы, килгән кунакларга кызыклы мастер-класслар үткәрделәр. Ләшәү-Тамак укучылары һәм укытучылары да мастер- классларда актив катнашып, күңелле итеп вакыт уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев