САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче ир-ат хатынын көнләп, дустын үтергән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Әлмәт шәһәре бүлеге туплаган дәлилләрне суд 46 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип тапкан. Ул «үтерү» маддәсе буенча гаепләнә. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, хөкем ителүче ир-ат 2020 елның 30 декабрендә үз өендә бергә яши торган хатыны һәм 47 яшьлек дусты белән була. Алар табын корып, спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Бер мизгелдә кунак кеше хуҗаның хатынына бәйләнү сәбәпле, ир-атлар талаша башлый. Хөкем ителүче ир-ат дустының күкрәгенә пычак кадый. Яраланган ир-ат урында ук һәлак була.

 

Хөкем ителүче ир-ат гаебен өлешчә генә таный, ул дустын үтерергә теләмәвен, пычак белән ялгыш кадавын әйтә.

Бу ир-атның моңа кадәр дә авыр җинаять өчен хөкем карары үтәлеп бетмәгән булган. Суд шуны исәпкә алып, хөкем карары чыгара. 46 яшьлек ир-ат 11 елга каты режимлы колониягә хөкем ителә, аннары аның иреге 1 ел да 5 айга чикләнә, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК:http://intertat.tatar/news/incident/03-06-2021/lm-tt-yash-che-ir-at-hatynyn-k-nl-p-dustyn-terg-n-5825573

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев