САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә узган йөгерү ярыммарафонында сарманлылар да катнаштылар

1 сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә TIMERMAN спорт чаралары сериясеннән булган АК БАРС БАНК музыкаль ярыммарафоны уздырылды.

Бу көнне бирегә илнең 12 регионыннан 1 меңнән артык спортчы җыелды. Ярышлар балалар йөгерүе белән башланды. Аларны 1 километрга йөгерүчеләр алыштырды. Аннан 3, 10 һәм 21,1 километрга йөгерүчеләр өчен старт бирелде. Әлмәткә Олимпия чемпионы Гөлнара Самитова-Галкина да килгән иде. Бу юлы ул 10 километрга йөгереп, финишка беренче килде. Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров һәм аның кызлары да әлеге спорт чарасында катнаштылар һәм сарманлыларның данын лаеклы якладылар. Олы кызлары Азалия 10 километрлы дистанцияне уңышлы узды. 
Хөрмәтле райондашлар, бәлки, сезнең арада да ярыммарафонда катнашучылар булгандыр. Җавапларыгызны комментарийларда калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев