САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр әфганчыларны искә алдылар

Быел Әфганистан сугышының бетүенә 30 ел тула. Шул уңайдан Әлмәт авылы мәдәният йортында зур чара үткәрелде.

Бу кичәгә Әфганистан сугышында катнашкан авылдашларыбыз Хәйбрахманов Рубис, Маликов Ләззәт, Юнысов Илдус абыйларның әниләре Тәнзилә,Филия, Әминә апалар килгән иде. Шулай ук бу чарада военкаматта эшләүче Камил Миңнеголов , авыл советы җитәкчесе Данияр Газизов  катнашты. Алар Әфганчыларның әниләрен котладылар. Чарада 7-8 класс укучылары катнашып, Әфган сугышы турында шигырьләр сөйләделәр. Авылыбызның яшь, талантлы җырчысы Исламов Азамат үзенең моңлы җырларын тамашачыларга бүләк итте. Бәйрәмне тарих укытучысы  Миләүшә Гайнетдинова алып барды. Бу чараны әзерләүдә Гайнетдинова Эльмира, Шәрәпова Гүзәлия, Нигъмәтуллина Гүзәл, Мөхәммәтова Зөбәрҗәт зур өлеш кертте. Чара бик эчтәлекле һәм файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев