САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәбенең киләчәге өметле.

Әлмәт мәктәбе 2017-2018 уку елына укучыларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә бик күп бурычлар куйды һәм шул бурычларны тормышка ашыруда бик күп чаралар үткәрә.Шундыйлардан ноябрь аенда уздырылган мәктәп директорлары киңәшмәсе, район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинары. Бу чаралар җәй айларында уздырылган капиталь ремонттан соң мәктәп белән таныштыруны да максат итеп куйды. Район...

Әлмәт мәктәбе 2017-2018 уку елына укучыларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә бик күп бурычлар куйды һәм шул бурычларны тормышка ашыруда бик күп чаралар үткәрә.Шундыйлардан ноябрь аенда уздырылган мәктәп директорлары киңәшмәсе, район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинары. Бу чаралар җәй айларында уздырылган капиталь ремонттан соң мәктәп белән таныштыруны да максат итеп куйды. Район мәктәпләре директорлары мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Альфат Зиатдин улы җитәкчелегендә Әлмәт мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар.Бу чарага укучыларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Аеруча "Оста куллар" түгәрәгендә (җитәкчесе Садиков Р.Х.)эшләнгэн экскаватор бик кызыксыну уятты.Соңрак "Туган мәктәбем-минем горурлыгым" исеме астында укучылар чыгышы (җитәкчесе Юнысова А.В.) булды.Әлмәт мәктәбе укучылары үзләренең талантлы булуларын тагы бер кат исбатладылар.

Пленар утырышта мәктәп директорлары укыту һәм тәрбия мәсьәләләрен карадылар. Шулай ук чарага алдагы елларда мәктәп директоры булган Фаттахов Рәҗәп Сабирҗан улы да чакырылган иде. Ул Әлмәт мәктәбенең киләчәге өметле булачагына ышанычын белдерде.

Шулай ук директорларыбыз мәктәп эченэ урнашкан бик матур, бөтен уңайлыклары булган балалар бакчасы белән дә таныштылар. Әле күптән түгел шушы бакчабыз район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинары уздырды. Тәрбияче Рахимова Рүзилә Юфар кызы үткәргән "Кыргый хайваннар" исемле ачык дәрес барлык район тәрбиячеләренә бик ошады.

Без, Әлмәт мәктәбе укытучылары, мәктәп күләмендә уздырылган чараларга да бик зур игътибар бирәбез. Ел башында кабул ителгән укыту-тәрбия планы нигезендә "Өлкәннәр көне", "Әниләр көне", "Ватан геройлары көне" кебек чаралар зур игътибар һәм әзерлек белән үткәрелде. Алга таба да безнең мәктәп зур кунаклар каршы алырга, укучыларыбызга төрле яклы белем бирүгә, төрле-төрле тәрбияви чаралар үткәрүгә зур көчен куячак.

Насибуллина Г.М.,Юнысова А.В.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев