САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәбендә "Космос һәм без" дигән чара үтте

Әлмәт мәктәбендә класстан тыш чараларга бик зур әһәмият бирелә. Чөнки киләчәк буынга белем биргәндә тәрбия чараларына да игътибар итәргә кирәк. Тәрбияви чаралар аша без укучыларыбызның дөньяга карашын формалаштырабыз, белемнәрен тагы да тирәнәйтәбез, үзара аралашырга өйрәтәбез. Әлмәт мәктәбендә бик күп шундый тәрбия чаралары үткәрелә. Мәсәлән шундый чараларнын берсе күптән түгел генә...

Әлмәт мәктәбендә класстан тыш чараларга бик зур әһәмият бирелә. Чөнки киләчәк буынга белем биргәндә тәрбия чараларына да игътибар итәргә кирәк. Тәрбияви чаралар аша без укучыларыбызның дөньяга карашын формалаштырабыз, белемнәрен тагы да тирәнәйтәбез, үзара аралашырга өйрәтәбез. Әлмәт мәктәбендә бик күп шундый тәрбия чаралары үткәрелә. Мәсәлән шундый чараларнын берсе күптән түгел генә булып узды. Ул "Космос һәм без" дип аталган иде. Бу чараны мәктәбебезнең физика укытучысы Руслан Вәлиев үткәрде. Ул, укучыларны ике командага бүлеп, астрономия һәм космонавтика темасы буенча КВН үткәрде. Укучылар анда тапкырлыкта, җитезлектә көчләрен сынадылар. КВН бик матур, кызыклы, файдалы узды . Укучылар анда бик теләп катнаштылар һәм үзләренең физикадан, астрономиядан булган белемнәрен күрсәттеләр . Хәзерге информация, компьютерлаштыру һәм интернет заманында укучыларның бер-берсе белән тере аралашу юлы аша КВН уйнавы бик кирәкле һәм файдалы күренеш булып тора.

Миләүшә Гайнетдинова, Әлмәт мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев