Әлмәт мәктәбендә Белем бәйрәме истәлекле булды

Бүген Әлмәт мәктәбендә үткән Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды. Чөнки ул укучыларын капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәреп, мәгърүр булып каршы алды. Тыштан ук заманча эшләнеше белән җәлеп итсә, эчке якта да шактый күләмле эшләр башкарылды. Түбә, идән-түшәм алыштырылды, стеналар, электр хуҗалыгы, сантехника яңартылды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Авылдашлары...

Бүген Әлмәт мәктәбендә үткән Белем бәйрәме аеруча истәлекле булды. Чөнки ул укучыларын капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәреп, мәгърүр булып каршы алды. Тыштан ук заманча эшләнеше белән җәлеп итсә, эчке якта да шактый күләмле эшләр башкарылды. Түбә, идән-түшәм алыштырылды, стеналар, электр хуҗалыгы, сантехника яңартылды. Бәйрәм тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Авылдашлары шатлыгын уртаклашырга ТР Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе - 3 класслы РФ дәүләт юстициясе киңәшчесе Җәүдәт Салихов кайтты. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин яңа уку елы уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов бәйрәм белән тәбрикләде. Пенсионер укытучы Нурдидә Хәбибуллина авылдашлары исеменнән рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Быел Әлмәт мәктәбенең 1 сыйныфына 7 бала укырга керде. Мәктәптә барлыгы 52 бала белем алачак. Балалар бакчасына 12 бала йөри.

Тантана турында тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 13 апрель 2021 - 09:54
    Башкортстан кызы Лилия Шагалеева туган телендә Газиз Әбделмәновның шигырен укый!
  • 25 март 2021 - 14:07
    Фирдүс Тямаев Сарайлы авылына кабат кайтачак
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.