САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт мәктәбендә бадминтон ярышлары үткәрелде

Әлмәт мәктәбендә Маис Гайнетдинов призына Сарман муниципаль районы буенча бадминтон ярышлары үткәрелде.

Бу чараны ачу тантаналы рәвештә оештырылды. Спорт ярышын ачуда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев , район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров катнашты. Алар районыбызның яшь спортчыларын бадминтон ярышы башлану белән кайнар котладылар.

Бадминтон ярышына килгән укучыларга Әлмәт мәктәбе директоры  Рамил  Садыйков уңышлар теләде, ә укучылар аларга Әлфия Юнысова җитәкчелегендә җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Ярыш ике көн дәвам итте, анда 2001-2005 елгы укучы кызлар катнашты. Бу ярышны Әлмәт мәктәбе укытучысы Марат  Әшрәфуллин оештырды. Беренче көнне ярышта 6 команда катнашты: Илексаз(тренеры -Зилә Хуҗина ), Александровка (тренеры - Алмаз Илдаров ),Иске Кәшер (тренеры- Фәнүс Абдуллин ), Сарайлы (тренеры- Нәркиз Мөхәммәтов ), Кәүҗияк (тренеры- Әзһәр Даутов ), Әлмәт мәктәбе ( тренеры-Марат Ашрафуллин) катнаштылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

“А” подгруппасы буенча Хәбибуллина Әдилә -1 нче урынны, Шәйдуллина Илнара - 2 нче урынны (Сарайлы мәктәбе, тренерлары - Нәркиз Мөхәммәтов ), 3 нче урынны Мөхәммәдиева Рүзилә (Александровка мәктәбе, тренеры - Алмаз Илдаров ) яуладылар. 

“Б” подгруппасы буенча җиңүчеләр: 1 нче урында - Рамазанова Гөлшат (Иске Кәшер мәктәбе, тренеры - Фәнүс Абдуллин ), 2 нче урында - Шакирова Азалия, 3 нче урында - Солтанова Чулпан (Илексаз мәктәбе, тренерлары - Зилә Хуҗина).

 Барлык катнашучыларга сертификатлар, дипломнар, медальләр әзерләгән иде.

Аларны яшь спортчыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев , район мәгариф бүлеге профсоюз оешмасы җитәкчесе Илдар Хадиев , яшьләр эше, спорт  һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин ,” Бердәм Россия” партиясе секретаре Айназ Сафина тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев