САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәбе укучылары спорт белән шөгыльләнергә яраталар

Без җәй көне җиңел атлетика белән шөгыльләнәбез.

Кыш көне чаңгы, тимераякта шуабыз. Безнең мәктәптә төрле спорт чаралары уза. Шуларның берсе мәктәп күләмендә уздырылган теннис ярышы. Бу ярышны үткәрү мәктәпнең традициясенә әйләнде. Уенда мәктәбебезнең бөтен укучылары да бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүчеләребез булып 5 нче класс укучылары Садиков Мөслим һәм Тимербаева Латифа, 7 нче класс укучысы Сагитова Айзилә, 9 нчы класс укучысы Рахимов Райнур танылдылар. Аларга мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Ашрафуллин Марат Айрат улы мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X