САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәбе укучылары буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә тырышалар

Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, кичке якта алар мәдәният йортына “шатлык” балалар театры түгәрәгенә йөриләр.

Аларны анда мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия Шарапова  һәм  Гүзәл  Нигматуллина театрга мәхәббәт тәрбияли, сәнгать серләренә өйрәтә. Бу театр инде берничә ел рәттән уңышлы эшләп килә, төрле авторларның пьессаларын сәхнәләштерә. Быел алар “Золушка” (Көл сылу) әкиятен сәхнәгә куйдылар. Бу әсәрне әзерләгәндә укучылар бик теләп репитициягә йөрделәр. Костюмнар һәм декорацияләр әзерләделәр, биюләр өйрәнделәр. Менә ниһәят премьера көне килеп җитте. Мәдәният йорты тамашачылар белән тулды. Алма төшер урын да юк иде. Укучылар чын артистлар кебек уйнадылар. Бу тамаша халыкка бик ошады. “Көл сылу” әсәрен уйнаучы яшь артисларыбыз Гайнетдинов Газинур, Шәймарданов Ильназ, Мухамадиев Айнур, Фардиев Эмиль, Насибуллина Алия, Бадыкова Румия, Галиева Алсу, Захирова Фирюза, яшь педагог Шириева Алёна Валерьяновна тамашачыларның кайнар алкышларны лаек булдылар. Спектакль тәмамлангач халык гөр килеп кул чапты. Спектакльне сәхнәгә мәдәният хезмәткәрләре Гузәл Нигматуллина һәм Гүзәлия Шәрапова  әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев