САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт егете Газинур Гайнетдинов Чемпионатта катнаша

Көллият коллективы да аңа зур ышаныч баглыйлар.

Сарман аграр көллиятенең 1 курсында белем алучы Газинур Гайнетдинов “Яшь профессионаллар” Региональ чемпионатында район данын яклый. Кечкенәдән техника “җене” кагылган егет тимер-томыр арасында үсә. Алтынчы сыйныфта укыганда ук, ул киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә һәм, тугызынчыны тәмамлауга ук, аграр көллияткә укырга килә.
- Көчле механик буласым килә, - ди максатчан егетебез.
Көллият коллективы да аңа зур ышаныч баглыйлар. Без дә Газинурга уңышлар телибез һәм аннан зур җиңү көтәбез.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев