САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлмәт авылындагы Морад Рәмзи мәчетендә күчмә күргәзмә оештырылды

1 апрельдә Әлмәт авыл җирлегендә урнашкан Морад Рәмзи мәчетендә аңа багышланган күчмә күргәзмә оештырылды. Укучылар чыгышы белән Әлмәттән булган галимнең тормыш юлы, аның фәлсәфи эшләре белән таныштылар.Кургәзмәне ачуда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре,...

1 апрельдә Әлмәт авыл җирлегендә урнашкан Морад Рәмзи мәчетендә аңа багышланган күчмә күргәзмә оештырылды. Укучылар чыгышы белән Әлмәттән булган галимнең тормыш юлы, аның фәлсәфи эшләре белән таныштылар.Кургәзмәне ачуда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, шагыйрь, язучы, публицист, тарихчы Дамир Гарифуллин, дин әһелләре катнашты. Алар дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Морад Рәмзинең тормышында булган вакыйгалар белән таныштырдылар. Күргәзмәдән укучылар горурлык хисләре белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев