Әлмәт авылы зиратына керү юлында шлагбаум урнаштырачаклар

Референдумга җирлек халкының 89 % килгән һәм шуларның 99%ы үзара салым җыелуга ризалык белдергән. Салым түләргә хокуклы категориягә кергәннәрдән 200 сум акча җыелачак. Бу - бик зур сумма түгел. Әмма республика аның күләмен тагын дүрт өлешкә арттырса, шактый тупланачак. Җирлектә башкарылган эшләргә үз өлешеңне кертү теләге ул һәркемдә патриотик хистән...

Референдумга җирлек халкының 89 % килгән һәм шуларның 99%ы үзара салым җыелуга ризалык белдергән. Салым түләргә хокуклы категориягә кергәннәрдән 200 сум акча җыелачак. Бу - бик зур сумма түгел. Әмма республика аның күләмен тагын дүрт өлешкә арттырса, шактый тупланачак. Җирлектә башкарылган эшләргә үз өлешеңне кертү теләге ул һәркемдә патриотик хистән дә туарга тиеш. Киләсе елга шактый эшләр башкарырга планлаштыралар җирлектә. Артезиан су коесы территориясен әйләндереп алу, урам утларын карап тору, зиратка керү юлына шлагбаум урнаштыру, бәйрәмнәр оештыру, фотоаппарат, музыкаль аппаратурага кирәкле инвентарьләр алу, район газетасында некролог, котлаулар бастыру чыгымнары һәм башка төрле җирлек халкы тормыш-көнкүреше шартларын яхшырту өчен башкарылачак эшләргә үзара салым акчаларын кулланачаклар.

фото һәм материал:http://sarmanovo.tatarstan.ru/ алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде