САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Өлкәннәр өчен –аеруча куркыныч

Алкоголь - кешенең психикасы һәм үз-үзен тотышына тәэсир итә торган көчле психо-троп матдә. Аны даими куллану авыр физик һәм психологик бәйлелеккә - алкоголизмга китерә. Ул кешене шәхес буларак та, психик яктан да юкка чыгара. Алкоголизм психозга китерә, һәм бу вакытта кеше агрессив була, кылган гамәлләрен аңламый, анда галлюцинацияләр килеп чыга....

Алкоголь - кешенең психикасы һәм үз-үзен тотышына тәэсир итә торган көчле психо-троп матдә. Аны даими куллану авыр физик һәм психологик бәйлелеккә - алкоголизмга китерә. Ул кешене шәхес буларак та, психик яктан да юкка чыгара. Алкоголизм психозга китерә, һәм бу вакытта кеше агрессив була, кылган гамәлләрен аңламый, анда галлюцинацияләр килеп чыга.
Зур дозада алкоголь баш миенә, эчке органнарга, беренче чиратта бавырга үтергеч тәэсир ясый. Чөнки бавыр күзәнәкләре төп "һөҗүмне" үзләренә алып, ашказаны һәм эчәклеккә эләккән матдәләрне зарарсызландырырга тырышалар. Нәтиҗәдә бавырда симерү, гепатит, цирроз барлыкка килә, рак куркынычы туа. Алкоголь ашказаны асты бизен дә зарарлый һәм хроник панкреатитка китерә. Ул йөрәкне дә зарарлап, аритмиягә һәм кан басымы күтәрелүгә сәбәпче була. Иммунитет кимү нәтиҗәсендә үпкәләр еш ялкынсына башлый, үлекле һәм башка инфекцияләр кабатлана.
Өлкән яшьтәгеләрдә алкоголизм, авыру буларак, яшьләрдәгегә карый тизрәк барлыкка килә һәм үсеш ала. Ул барлыкка килсен өчен, бу яшьтәгеләргә аны аз күләмдә һәм азрак ешлыкта кабул итү дә җитә. Моның сәбәбе шунда - өлкәннәрнең организмында алкогольне сыегайту өчен кирәк булган су күләме кимрәк була, бавыр эшчәнлеге дә көчсезләнә, димәк, алкогольдән агулану ихтималы да зуррак була. Күп өлкәннәр аны картлык депрессиясен дәвалау максаты белән кулланалар. Алкоголь тәэсирендә өлкәннәр, егылып, авыр травмаларны күбрәк алалар, умыртка, бот һәм башка сөякләр ешрак сына, үлем-китем очраклары да күбрәк була. Эчкечелек өлкәннәрдә миокард инфаркты, йөрәк җиткелексезлеге, кан басымы, аритмия дә китереп чыгара. Аны даими куллану өлкәннәрдә җиңел акыллылыкка, хәтер начарлануга да сәбәпче була. Ә инде делирий ("ак бизгәк"), кагыйдә буларак, үлемгә китерә. 60 яшьтән узганнарның күбесе йокысызлыктан интегә, ә алкоголь бу халәтне тагы да кискенләштерә.
Алкоголизмның беренче билгеләре нинди соң? Күбрәк эчәсе һәм исерәсе килү, нинди генә проблема килеп чыкса да, алкогольгә үрелү, аны эчкәч, агрессивка әйләнү, тавыш-гауга күтәрү, спиртлы эчемлекләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сәбәпсез-нисез эчә башлау. Әмма алкогольле эчемлекләр кабул итүдән читләшергә дә мөмкин. Моның өчен күп эчә торган компанияләрдә булмаска, күпме эчкәнеңне контрольдә тотарга, алкогольдән баш тарта белергә кирәк. Ял итү максатыннан, спорт, туризм, бию һәм башка шөгыльләр яхшы.
Ә инде алкоголизм барлыкка килә икән, кичекмәстән табиб-наркологка мөрәҗәгать итегез. Аны дәвалауның төрле юллары бар: дарулар белән, психологик, социаль ысуллар һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев