САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләкелеләр Раштуаны зурлап билгеләп үттеләр

7 гыйнварда Раштуа бәйрәмен христиан динендәгеләр зурлап билгеләп үтте. Бу көнне Ләке авылы халкы да зур түземсезлек белән көтте. Бәйрәм иртәнге якта Петр-Павел чиркәвендә башланды. Владимир атакай раштуа хезмәтен үтәде - иман укыды. Хатын-кызлар, Елизавета анакай белән бергә, Иисус Христосны мактап җырлар башкарды. Һәркем теләкләр теләп, шәмнәр куйды. "Шәмнең сул...

7 гыйнварда Раштуа бәйрәмен христиан динендәгеләр зурлап билгеләп үтте. Бу көнне Ләке авылы халкы да зур түземсезлек белән көтте. Бәйрәм иртәнге якта Петр-Павел чиркәвендә башланды. Владимир атакай раштуа хезмәтен үтәде - иман укыды. Хатын-кызлар, Елизавета анакай белән бергә, Иисус Христосны мактап җырлар башкарды. Һәркем теләкләр теләп, шәмнәр куйды. "Шәмнең сул яктагысы якыннарыбызның исәнлекләре, бәхете өчен куелса, уң яктагысы үлгәннәр рухына багышланды, уртадагысы бәйрәм хөрмәтенә кабызылды. Раштуа хезмәтен үтәү йоласы Кач үбү белән тәмамланды. Бәйрәм өйләргә күчте. Раштуа - татарларның ураза бәйрәме кебек тантана, дияргә ярыйдыр. Христиан динендәгеләр 27 ноябрьдән уразага кергән иде, 7 гыйнварда ул төгәлләнде. Бу көнне иң изге теләкләребезне телибез, тәмле әйберләр пешерәбез, кунакка йөрешәбез", - ди Ләке авылыннан Зинаида апа Степанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев