САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләкелеләр эшкә дә, җырга да осталар

Кичә Ләке авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган отчет җыелышы узды.

Сүзне иң элек авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова алды. Ул җыелышта ктанашучыларны узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Беррәттән ләкелеләр агымдагы ел планнарын да тагын бер кат барлап чыктылар. “Нөркәй” агрофирмасының җаваплы хезмәткәре Рөстәм Разумбетов агрофирманың узган елгы эшчәнлеге белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов райондагы криминоген хәлгә тукталды. Янгын күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов узган ел республикада һәм районда булган янгыннар белән бәйле хәлләрне яктыртты. Җыен эшенә йомгакны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев ясады. Ул узган ел районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Соңыннан җирлекнең иң уңган хезмәтчәннәренә район башлыгының һәм җирлекнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев