САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Ләкедән Татьяна Малова "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең призына ия булды

«ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - IPad" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Ул быел өченче тапкыр оештырылды. Бу конкурста катнашучылар һәм җиңү яулаучылар арасында безнең райондашлар да бар. Ләке авылында яшәүче Татьяна Малова илле әбунәчегә әзерләнгән махсус кызыксындыру призының берсенә ия булды. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша...

«ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - IPad" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Ул быел өченче тапкыр оештырылды. Бу конкурста катнашучылар һәм җиңү яулаучылар арасында безнең райондашлар да бар. Ләке авылында яшәүче Татьяна Малова илле әбунәчегә әзерләнгән махсус кызыксындыру призының берсенә ия булды.

Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Аның шартлары буенча "ТАТМЕДИА"га караган, ким дигәндә, өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Кем күбрәк языла, шуның җиңү мөмкинлеге зуррак булды. Узган конкурс нәтиҗәләре буенча да актанышлылар җиңгән иде, бу юлы да беренчелекне бирмәде алар - берәү, 9048 сумга "ТАТМЕДИА" басмаларына язылып, iPad отты. Тагын өч кеше, өстәмә приз буларак, фотоаппаратлы булды. Без кай ягыбыз белән ким соң, хөрмәтле райондашлар? Әйдәгез, активлыкны арттырып, киләсе конкурсларда без дә үзебезне күрсәтик әле. Ә хәзер җиңүчебез белән якыннанрак таныштырыйк.

Татьяна Виссарион кызы Малова Ләке гомуми белем бирү мәктәбендә физик культура фәненнән укыта, өстәмә белем бирү педагогы вазифаларын да башкара, бию, волейбол, өстәл теннисы буенча түгәрәкләр дә алып бара. Читтән торып, югары белем алырга укый - киләсе елга диплом эше яклаячак. Татьянаның призерлар арасында булуына мин аеруча сөендем, чөнки ул, үзе мәктәптә укыганда да, һәрвакыт яхшы укуы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, төгәллеге, тырышлыгы белән башкаларга үрнәк булды. Ул - минем беренче чыгарылыш сыйныфы укучым.

- Мин кечкенә вакытта ук әни күп итеп гәҗит-журналлар алдырта иде. Хәзер дә, үзем кияүгә чыгып, аерым яши башлагач та, вакытлы матбугаттан аерылмыйм. "Сарман", "Ирек мәйданы" гәҗитләренә, "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп", "1000 советов" журналларына, балаларга - "Көмеш кыңгырау", "Салават күпере"нә - барысы 1314 сумлык язылдык. Моңа кадәр "Новый Сарман"ны алдык, чөнки тормыш иптәшем Сергей күбрәк русча укый. Район гәҗитенә икенче ел өчен дә язылдым инде. Аннан башка торып булмый. Барлык яңалыкларны, район хәбәрләрен шуннан укыйбыз бит. Кызыклы язмалар, файдалы киңәшләр күп. Кайберләрен үземә кисеп алып куям, эшемдә кулланам. Гәҗитнең сайтын даими рәвештә күзәтеп барам. Гомумән, гәҗиттә дә, сайтта да еш кына төрле конкурслар оештырыла, аларда да катнашабыз, берничәсендә җиңү дә яуладык. Әлеге конкурсны оештыручыларга зур рәхмәт, яраткан гәҗитебезгә уңышлар телим, язылучылары күп булсын, - диде Таня үзе, редакциягә бүләген алырга килгәч.

Без җиңүчебезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә безнең белән калуына сөенәбез, үзенә, гаиләсенә, якыннарына ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф телибез.

Кадерле дуслар! Мондый конкурслар алга таба да дәвам итәчәк, аларда катнашып, сез дә бүләкле була аласыз. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте, район гәҗите колллективы үзләренең тугры абунәчеләренә зур рәхмәтле. Шалтыратыгыз, языгыз, килегез. Безнең ишекләр сезгә һәрвакыт ачык.

Электрон адресыбыз - sarmangazetam11@mail.ru - языгыз, sarman-rt.ru сайтында аралашыгыз, фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне калдырыгыз.

Сарман авылы, Ленин урамы, 17 нче йорт адресы буенча кунакка килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев