САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Ләкедәге үзәк юкка гына "Тормыш" дип аталмый

Тормышка юл йорты.

Ләкедә наркоманнар өчен эшләп килә торган “Тормыш” реабилитация үзәге турында сүз барганда, еш кына “дары мичкәсе” дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Тәртип бозып, шау-шу куптарып йөргәннәре ишетелмәсә дә, аларны күз алдына китереп, үзебез дә шиккә калабыз. Чөнки, күпләр фикеренчә, “бывший наркоманнар булмый”. Була икән! “Тормыш” реабилитация үзәгендә булып, аның эшчәнлеге, биредә көн күреп ятучылар белән танышкач, безнең дә фикеребез үзгәрде.

 

Авыл кырыендагы зур заманча кирпеч йортның киереп ачылган капкаларын, ишек алдындагы төзелеш материалларын күрүгә, биредә ниндидер төзелеш оешмасы эшли, ахры, дигән уй туды күңелдә. Ә инде шушы йортның хуҗабикәсе – “Тормыш” реабилитация үзәгенә нигез салучы Светлана Алексеевна Никитенко белән якыннанрак танышкач, бу йорт аша күпме фаҗигале язмышларның узуын, күпмесенең нәкъ менә биредән кабат тормышка кайтуын белдек.

– Әлеге үзәкне ачу идеясе буш урында гына барлыкка килмәде. Гомер буе диярлек – 44 ел мәктәптә эшләдем, күп еллар мәктәп директоры булдым. Авыр туксанынчы еллар. Кеше балаларын тәрбияләп, үз баламны карарга вакытым булмады. Нәтиҗәдә кече улым Алексейның урам йогынтысына бирелүен сизми дә калганмын. Ул елларда наркоманнар өчен реабилитация үзәкләре санаулы гына иде. Без барып баш төртердәй бердәнбер урын – хастаханә. Ул елларда бик күп йөрдек без анда. Күпме йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр кичердем. Барысы аша да үттем. Хастаханәгә барасың, бер көнгә ике мең сум акчаңны калдырып чыгасың, ә бернинди нәтиҗә юк.

Язманың дәвамын газетабызның 45 нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев