Ләкедә Пасханы күңелле итеп каршылыйлар
Православие динендәгеләр өчен бүген - Олы көн.
Безнең күпмилләтле районыбызда да Пасханы билгеләп үтүчеләр күп.
- Иртәдән авылларда күңелле шау-шу, уен-көлке, һәр йортта кунаклар кабул итәләр. Балаларны төрле төсләргә манылган йомыркалар, тәмле күчтәнәчләр көтә. Ир-егетләребез йомырка тәгәрәтешле уйнап, үзләрен җитезлектә сыныйлар. Мин барлык авылдашларны, райондашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлыйм, һәркемгә күңел тынычлыгы, сәламәтлек, имин тормыш телим, - диде Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова.
Альбина Сабирова язмасы.
Юрий Антонов һәм Лилия Шәрипова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев