Ләкедә Олы көн бәйрәме үткәрелде

17 апрель көнне Ләке мәдәният йортында Олы көн бәйрәме үткәрелде. 7 январь Раштуа (авыз ачу) көнне Гайсә Мәсих туганнан соң, 19 гыйнварда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Качка кадаклана. Шуннан соң бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн - Олы...

17 апрель көнне Ләке мәдәният йортында Олы көн бәйрәме үткәрелде. 7 январь Раштуа (авыз ачу) көнне Гайсә Мәсих туганнан соң, 19 гыйнварда чумылдырыла һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере көенчә Качка кадаклана. Шуннан соң бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелеп, аякка баса һәм бу көн - Олы көн дип атала.

Олы көн яки Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә - 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүләре буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала. Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.

Бәйрәмгә кадәр олылар 7 атна ураза тота. Элек ураза тотудан бала-чага да читтә калмаган. Бу вакыт эчендә ураза тотучылар төрле үсемлекләрдән әзерләнгән ризыклар белән генә тукланырга тиешле. Олы ураза вакытында кеше сөйләү, җазыклы эшләр башкару тыела. Пасхага хәтле өч атна элек өй юыла, йорт тирәләре тазартыла. Олы көнгә каршы кичтә, мунча кереп чыккач, күпләп күкәй маныла. Хуҗа хатыннар иртәнгә кадәр тәм-том өлгертә, әче һәм төчегә басылган камырлардан күмәч, пилмән, шишара һәм башкаларны пешерә.

Изгеләр китабында бәйрәм көнне менә мондый сүзләр әйтергә кушылган: «Бүген Христос терелеп торган көнне, бәйрәм итеп җактырылышыйк та, эй туганнар диешеп, бер-беребезне кочаклашыйк; безне күралмый торганнарны да, Христосның терелеп торуы хакына, барын да кичерик; аннары дәшеп, болай әйтик: - Христос үлгәннән терелеп торган, үлгәннеге белән үлемнең кыуатын бетергән, үлгән кешеләргә дә тереклек биргән».

Ләке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тимирова Римма.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    2 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • 26 сентябрь 2021 - 14:00
    Ятимнәр тораклы булачак
    Татарстанда ятимнәр өчен барлыгы 247,5 миллион сумлык 181 торак сатып алыначак. Дәүләт сатып алулар сайтына бу җәһәттән тендер урнаштырылган.
    441
    0
    0