САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләкедә эшне җыр белән аралаштыралар

Бүген – 21 январь көнне халык җыены Ләке авыл җирлегендә үткәрелде. Узган ел башкарылган эшләр һәм быелга планнар турында авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова сөйләде.

“Нөркәй” агрофирмасының җаваплы хезмәткәре Рөстәм Разумбетов авыл хуҗалыгы торышы белән таныштырды. Җыелышта шулай ук участок уполномоченные Ләззәт Хәсәновның һәм янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Гариповның чыгышлары тыңланды. Җыелышка йомгакны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Галимова ясады. Ул халыкны районда узган ел башкарылган эшләр, районның социаль-экономик хәле, быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Җыелышта катнашучы район оешмалары вәкилләре сорауларга җаваплар бирделәр. Халык җыены күңелле мизгелләр белән тәмамланды - иң уңганнарга район Советы, авыл җирлеге, район үзәк хастаханәсенең Мактау кәгазьләре тапшырылды. Очрашуга җыелган халыкка шулай ук концерт номерлары тәкъдим ителде.
Бу хакта тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев