САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләке авылына балаларны яклау көненә малайлар һәм кызлар кунакка кайттылар

Җәй башы безгә иң самими бәйрәмнәрнең берсен бүләк итә. 1июнь көнне без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала. Төрле бәйгеләр, күңелле уеннарда катнашудан тыш районның барлык балалары бәйрәм көнне яңа дуслар таба, рәхәтләнеп аралаша. Вәзгыятьтәге хәлләр быел әлеге чараларны онлайн-режимга күчерде. Ул балалар бакчасы, мәктәп, сыйныф кысаларында гына үтәчәк.

Балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясенең махсус сессиясендә кабул ителә. Берләшкән милләтләр оешмасы әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.

Балачак – кешенең иң гамьсез, иң бәхетле чагы. Уенны тормыштан, тормышны уеннан аера алмый торган чор. Районда бүгенге көндә сигез меңгә якын балигъ булмаган бала яши. Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен иде. Илдә һәрвакыт тынычлык булсын.

Иң куанычлысы – сөенечле мизгелләр, көтеп алган каникуллар башланды. Җәй айлары истә калырлык, кызыклы һәм, иң мөһиме, файдалы үтсен. Балалар – безнең киләчәгебез. Һәр сабый акыллы, тәрбияле, инсафлы, җәмгыятькә файдалы булып үссен. Сәламәт һәм бәхетле балаларның шат авазларыннан, самими елмаюларыннан тормышыбыз тагын да ямьләнсен, йөзләребез нур чәчсен. 

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев