САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилнең "Теремкәй" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәм иттеләр

Ел саен Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы «Теремкәй» балалар бакчасында Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлешендә бәйрәмне оештыручылар Нәүрүзнең нәрсәне аңлатуын, тарихи тамырларын, төрле халыкларда ничек бәйрәм ителүен сөйлиләр. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә...

Ел саен Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы «Теремкәй» балалар бакчасында Нәүрүзне барлык йоласына туры китереп үткәрәләр. Бәйрәмнең төп өлешендә бәйрәмне оештыручылар Нәүрүзнең нәрсәне аңлатуын, тарихи тамырларын, төрле халыкларда ничек бәйрәм ителүен сөйлиләр. Иң чибәр, иң уңган кызны Нәүрүзбикә итеп сайлап куялар. Ул Кыш бабай белән ярыша һәм җиңеп чыга. Әнә шулай Кыш бабай рәвешендәге иске ел куып җибәрелә. Шуннан соң мәйданда төрле уеннар, җыр һәм биюләр дәвам итте.

Бәйрәмне тамаша кылырга әти-әниләр, әби-бабайлар күп килгән иде. Биредә һәркем өчен самоварда чәй кайнап торды, өстәлләрдән коймак өзелмәде.

Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерләренә сеңдерү максытыннан оештырыла. Борынгы бәйрәмнәр аркылы бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X