САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилнең матурлыгы – аның халкы кулында

6 август көнне, 16:00 сәгатьтә Җәлил бистәсе Советында үтәчәк җыелышка 18-35 яшьлекләрне көтәләр.

4 август көнне Җәлил поселогында "ТАССРның 100 еллыгы" скверының проекты буенча җыелыш үткәрелде. Анда төрле яшьтәге Җәлил халкы, архитекторлар, подрядчылар, оештыручылар катнаштылар. Һәркем үз теләге белән килгән. “Үз вакытларын кызганмыйча, монда килеп, фикерен белдергән һәр актив катнашучыга мин бик шат”, - диде бистә башлыгы Рәфыйк Кәримов.
Катнашучылар өчен аерым-аерым өстәлләр әзерләнгән иде. Һәркем әлеге сквер нинди булуын күз алдына китереп, фикер-тәкъдимен схемада күрсәтте.
Ә иртәгә, 6 август көнне, 16:00 сәгатьтә Җәлил бистәсе Советында үтәчәк җыелышка 18-35 яшьлекләрне көтәләр. Анда районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин яшьләр белән көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Без үз туган бистәсенә битараф булмаган һәрбер яшь кешене әлеге чарада актив катнашырга чакырабыз.


Рания Талибуллина язмасы

Фото:djalilneft.tn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев