САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" дәвам итә

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" дәвам итә. Аның икенче атнасы татар халкының рухи мирасына багышланды. Без аны "Халкыбызның күңел җәүһәрләре атналыгы" дип атадык. Бу атна да төрле чараларга бай булды. Атна 7 нче сыйныфлар арасындагы "Әдәби КВН"нан башланды. 3 команда татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белүдә ярыштылар.Чараны Гөлнар Нуртдинова...

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" дәвам итә. Аның икенче атнасы татар халкының рухи мирасына багышланды. Без аны "Халкыбызның күңел җәүһәрләре атналыгы" дип атадык. Бу атна да төрле чараларга бай булды. Атна 7 нче сыйныфлар арасындагы "Әдәби КВН"нан башланды. 3 команда татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белүдә ярыштылар.Чараны Гөлнар Нуртдинова оештырды.

11 апрельдә традицион "Зирәк тиен" бәйгесендә катнаштык. Бу уку елында анда 91 укучы үзенең көчен сынап карады. Нәтиҗәләр май башында билгеле булачак.

Бу көнне мәктәпкә гармунчылар да килде. "Уйнагыз, гармуннар" чарасында гармун уйнарга үзлегеннән өйрәнгән Әлфия апа Сәгыйтова белән Яхъя абый Замаев осталык дәресләре күрсәттеләр. Бер дәрес кысаларына гына сыешып булмады, шуңа да бу чара мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән халкыбызның югалып бара торган гореф-гадәтләре турында ачыктан-ачык сөйләшүгә күчте. Гомерләрен нефтьче хезмәтенә багышлаган, ләкин әдәбияттан, музыкадан аерылмаган өлкәннәр - үз фикерләрен, яшьләр үзләренекен белдерде. Кайдадыр бәхәсләштек, кайдадыр борчулар уртак булды. Чарада бистә шагыйре Әнвәр Төхватуллинның катнашуы ямь өстенә ямь булды. Ә 9 нчы "А" сыйныфы укучысы Булат Сөләйманов осталар алдында сынау тотты. Аның баянда уйнавын өлкәннәр югары бәяләделәр. Чараны Ландыш Шәйдуллина оештырды һәм алып барды.

12 апрельдә "Халык ашлары көне" булды. Ул татар халык ашлары күргәзмәсеннән башланып китте һәм көне буена сузылган осталык дәресләре белән дәвам итте. Башта укучылар Гәмбәрия Вәлиевадан чәкчәк пешерергә өйрәнделәр. Аннан Фирая Зиннәтуллина аларны гөбәдия пешерү серләренә өйрәтте. Мәктәбебез укытучылары Ләйсән Галиева - кыстыбый, Энҗе Вәлиева коймак пешерү осталыклары белән уртаклаштылар.

Шушы көнне Җәлил мәдәният йортында Әлмәт драма театры "Кар астында кайнар чишмә" спектаклен күрсәтте. Ул - якташыбыз Аяз Гыйләҗев әсәре. Баш рольне дә якташыбыз Эдуард Латыйпов башкарды. Искиткеч матур, уйландыра торган тамаша булды бу.

Атнаның сыйныф сәгатьләре төрле темаларны үз эченә алды. Кайберләре космос турында әңгәмә алып барды, кайсыларында "Экология дәресләре" оештырылды. Берничә сыйныфта дөнья халыкларының диннәре, аларның кыйммәте хакында сөйләшүләр үткәрелде.

8 нче "А" сыйныфы кызлары Сөмбел Гарифуллина һәм Камилла Фазилова (җитәкчеләре -Чулпан Шәйдуллина) россиякүләм үткәрелгән "Тарих эзләреннән" бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Ул Казанның Милли музеенда булды.

Атнаның соңгы көнендәге осталык дәресе үзенә шамаил ясаргә өйрәнергә теләүчеләрне җыйды. Аны "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе" хезмәткәре Асия Каюмова алып барды.

Атна барышында "Нәсел шәҗәрәләре" конкурс-күргәзмәсенә әзерлек барды. Аның нәтиҗәләре мондый:

1 нче урын - Альбина Хәбибуллина (9 нчы "Б" сыйныфы), Илназ һәм Реназ Кәримовлар (2 нче "В" сыйныфы);

2 нче урын - Диана Идрисова (6 нчы "А" сыйныфы), Ранис Хәкимов (2 нче "В" сыйныфы);

3 нче урын - Раил Вадиков (6 нчы "В" сыйныфы), Динара Мусина, Раянова Диләрә (икесе дә - 7 нче "Б" сыйныфы), Раниль Миңнегалиев (2 нче "В" сыйныфы).

Ландыш Шәйдуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев