САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай ае"ның өченче атнасы үтте

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә апрель ае "Тукай ае" дип игълан ителгән иде. Аның өченче атнасы экологик проблемаларга багышланды. Атна барышында укучылар төрле чараларда табигатьне саклау, республикабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, татар халкының табигатькә мөнәсәбәтенең әдәбиятта, рәсем сәнгатендә чагылышы мәсьәләләрен өйрәнделәр. Атналык 5 нче сыйныфлар өчен әзерләнгән "Экологик кичә"дән башланды. Аны...

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә апрель ае "Тукай ае" дип игълан ителгән иде. Аның өченче атнасы экологик проблемаларга багышланды. Атна барышында укучылар төрле чараларда табигатьне саклау, республикабызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, татар халкының табигатькә мөнәсәбәтенең әдәбиятта, рәсем сәнгатендә чагылышы мәсьәләләрен өйрәнделәр.

Атналык 5 нче сыйныфлар өчен әзерләнгән "Экологик кичә"дән башланды. Аны Лилия Ихсанова белән Людмила Евстафьева үткәрделәр. Шулай ук "Әбием сандыгында ниләр бар?" чарасы да укучылар күңеленә хуш килде. Монысы алтынчылар өчен оештырылды.

Алсу Салимҗанова укучылары берничә сыйныф укучыларын "Сәламәтлек театры" тамашасына дәштеләр. Тамаша барышында укучыларга дөрес туклану, табигать законнарын үтәп яшәү турында бик үтемле киңәшләр бирелде.

Атналык экология дәресләренә бай булды. Аларны сыйныф җитәкчеләре, табигать белеме белән бәйле предметларны берләштерүче методик берләшмә укытучылары да, өлкән сыйныф укучылары да үткәрде. 9 нчы сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын Гариф Ахуновның "Хәзинә" романы белән бәйләделәр. Алар яшьтәшләрен хәзинәбезнең кара алтын гына түгел, ә тирә-як мохит тә булуын, аны саклап яшәргә кирәклеген әсәрләр эчтәлеге аша җиткерергә тырыштылар.

Атналык барышында "Янәшәбездә - яшел аптека" дип исемләнгән макетлар күргәзмәсе эшләде. Чарада башлангычлар, урта сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәтте. Шулай ук экологик проблемалар турында сөйләүче проектлар, стена газеталары бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләсе турында уйланырга мәҗбүр итте.

21 апрель көнне Казанның баскет холлында татар теленнән V Халыкара олимпиадасының йомгаклау тантанасын үз эченә алган "Туган тел" форумы булды. Анда районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Районыбыз данын яклаучылар арасында мәктәбебезнең 9 нчы "А" сыйныфы укучысы Әлмиева Резедә дә бар иде. Резедә олимпиаданың оештырылуын бик ошаткан. Ул Тукай-Кырлайда булуы, республикабызның атаклы кешеләре, дәүләт җитәкчеләре белән очрашуы, Камал театрында Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" спектаклен карый алуы һәм әллә ничә төбәктән, чит илләрдән килгән милләттәшләребез белән иркенләп татарча сөйләшеп, аралашып, яңа дуслар табып кайтуы белән бәхетле булуын әйтә. Ә без шундый милли җанлы кызыбызга уңышлар, яңа үрләр теләп калабыз.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" дәвам итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев