САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилнең икенче санлы мәктәбе олимпиадаларда актив катнаша

Быелгы уку елы да Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә белем алу белән беррәттән күп ярышларда, бәйгеләрдә һәм конференцияләрдә катнашу белән үрелеп барды. Чыннан да, укытучылар, укучылар, төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәтләре өчен кирәкле мәгълүмат тупларга да тырыштылар. Төрле фәннәр буенча район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда безнең мәктәп беренче...

Быелгы уку елы да Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә белем алу белән беррәттән күп ярышларда, бәйгеләрдә һәм конференцияләрдә катнашу белән үрелеп барды. Чыннан да, укытучылар, укучылар, төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хезмәтләре өчен кирәкле мәгълүмат тупларга да тырыштылар. Төрле фәннәр буенча район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда безнең мәктәп беренче урынга лаек булды, диплом белән бүләкләнде. Казанда республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда да укучылар сынатмадылар. Февраль аенда татар теленнән татар һәм рус төркемендә укучы балалар өчен үткәрелгән олимпиаларда җиңүчеләр арасында икенче ел рәттән 6нчы "А" сыйныфы укучысы Александр Фролов (укытучысы - Чулпан Шәйдуллина) һәм 9нчы "А" сыйныфы укучысы Резедә Әлмиева (укытучысы - Ландыш Шәйдуллина) да бар.

Февраль аенда якташ язучыбыз Рәфкать Кәраминең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган фәнни-гамәли конференциядә дә мәктәбебездән күп укучылар, укытучылар катнаштылар, унышлы чыгышлар ясадылар, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.

Март аенда үткәрелгән XII республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланды. Бу бәйгегә шагыйрьнең шигырьләре белән бәйле рәсемнәр төшереп җибәрдек. Нәтиҗәдә 6нчы "А" сыйныфы укучысы Ралина Галләмова (җитәкчеләре - Ландыш һәм Чулпан Шәйдуллиналар) "Рәсем" номинациясендә - икенче урынга, Җәлил гимназиясеннән Эльвира Габидуллина (укытучысы - Эльмира Шакирова) "Нәфис сүз" номинациясендә Махсус җиңүче дипломына лаек булдылар. Республиканың төрле районнарыннан җиңүчеләрне җыйган бүләкләр тапшыру тантанасы Халыклар Дуслыгы йортында үткәрелде. Гала-концертта шагыйрьнең үзе белән очрашу, аның теләкләре язылган китапны кабул итеп алу, Гөлсирин Абдуллина, Венера Ганиева кебек тенылган җырчыларның матур җырларын ишетү күңелләрдә онытылмаслык хәтирәләр калдырды.

Чулпан Шәйдуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев