САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилнең икенче мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары үтте

2 ноябрьдә икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары үтте. Әлеге семинар "Мәктәп укучысының үзешчәнлегендә сыйныф җитәкчесенең роле" темасын яктыртты. Килгән кунакларны Мәктәп Парламенты әгъзалары каршы алды. Укучылар кунакларны мәктәп тормышын яктыркан кургәзмәгә озаттылар. Әлеге күргәзмә Салихова А.Р. җитәкчелегендә оештырылды. Монда мәктәп укучыларының, укытучыларының кул эшләре, рәсемнәре, картиналары һ.б....

2 ноябрьдә икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре семинары үтте. Әлеге семинар "Мәктәп укучысының үзешчәнлегендә сыйныф җитәкчесенең роле" темасын яктыртты.

Килгән кунакларны Мәктәп Парламенты әгъзалары каршы алды. Укучылар кунакларны мәктәп тормышын яктыркан кургәзмәгә озаттылар. Әлеге күргәзмә Салихова А.Р. җитәкчелегендә оештырылды. Монда мәктәп укучыларының, укытучыларының кул эшләре, рәсемнәре, картиналары һ.б. төрле сәләтләре белән танышырга мөмкин иде.

Семинар актлар залында дәвам итте. Биредә Сарман районының төрле мәктәпләреннән килгән укытучылар педагогия өлкәсендә булган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Шулай ук мәктәп директоры Латифуллина Г.Ф., тәрбия эшләре буенча директор ярдәмчесе Ихсанова Л.Ф. чыгышларын тыңлап үттек. "Укучылар тормышында, тәрбиясендә мәктәп әһәмиятле урын алып тора. Шуңа күрә укытучылар, сыйныф җитәкчеләре белем белән тәрбия дәресләрен янәшә алып баралар", - Лилия Фаиз кызы. Шунлыктан укучылар мәктәп тормышында да актив катнашалар. Әлеге чарада да укучыларыбыз чыгышларын карап үттек, моңлы җырлары, матур биюләре күңелләрне сөендерде.

Семинарның практик өлешендә Җәлил икенче номерлы мәктәбе укытучылары әзерләгән мастер-класслар каралды. Алар түбәндәге темаларга багышланган иде: Шайдуллина Л.К. "Мәктәп гәҗите аша укучыларның талантларын үстерү", Ландыш Камил кызы мәктәптә гәҗит чыгару серләре белән таныштырды. Хамидуллина А.Х. "ЮИД мәктәп түгәрәгендә интерактив уен", Санталова Т.Н., Мияссарова Л.К. "Класстан тыш һәм дәрес барышында башлангыч мәктәп укучыларын бердәмләү методлары". Харисова И.М. "Мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту методлары. Театр карау". Биредә укытучы чыгышыннан тыш, балалар тарафыннан оештырылган театр да карап үттек. Габидуллина Г.И. "Үз-үзеңә бәя арттыру тренингы", Әлеге тренинг укытучылар күңеленә аеруча хуш килде, һәркем үз өчен яңалык ачкандыр дип уйлыйм. Имаева И.Х. "Педагог-оештыручылар утырышы". "Әлеге мастер-класслар кызыклы һәм мавыктыргыч булды, замана балаларының холкын, таләпләрен, омтылышларын аңларга ярдәм итә", - дип фикерләрен бүлештеләр укытучылар.

Әлеге теманы дәвам итеп, раслап, Шакирова Г.В. "Мәктәп укучысының үзешчәнлегендә сыйныф җитәкчесенең роле" чыгышы тыңладык, педагог-психолог Галялиева В.Н., башлангыч сыйныф укытучылары Ризатдинова Э.Х., Бадриева Ф.Р. докладлары белән таныштык. "Классное содружество" программасы буенча Хусаенова В.Р., "Семьеведение" - Габдрахманова Р.Р. чыгышларын карап үттек.

Һичшиксез, килгән кунаклар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар укучыларны тәрбияләү, алар белән сыйныфтан тыш чараларны оештыру буенча яңа белем, тәҗрибә алдылар. Семинарның әһәмияте дә шул.

Алсу Сәлимҗанова, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев