Җәлиллеләрнең шигырьләре җыентыкка керде
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан "Татнефть" оешмасының "Рухият" рухи яңарыш фонды шушы төбәк иҗатчыларына зур бүләк ясады - "Илһам чишмәләре" ("Родники вдохновения") дигән җыентык бастырып чыгарды. Аңа Әлмәт Язучылар бүлегенә караган 200 дән артык профессиональ һәм һәвәскәр язучыларның - нефть төбәге районнарында эшләп килүче әдәби-иҗат...
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан "Татнефть" оешмасының "Рухият" рухи яңарыш фонды шушы төбәк иҗатчыларына зур бүләк ясады - "Илһам чишмәләре" ("Родники вдохновения") дигән җыентык бастырып чыгарды. Аңа Әлмәт Язучылар бүлегенә караган 200 дән артык профессиональ һәм һәвәскәр язучыларның - нефть төбәге районнарында эшләп килүче әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзаларының иҗатларыннан кайбер үрнәкләр тупланган. Алар арасында Җәлил бистәсендә Индус Мәрданшин җитәкчелегендә иҗат итүче "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүчеләрнең шигырьләре дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев