САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлиллеләр республика беренчелегендә җиңү яуладылар

Июнь ахырында Актаныш авылында классик шахмат буенча яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде.

 Район данын бу турнирда Җәлил поселогындагы 2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яклады. Эмир Филатов үз яшь төркемендә (2005-2006 елгылар) җиңүе өстенә Татарстан Республикасының абсолют чемпионы да булды. Хәзер ул – ике тапкыр республика чемпионы. Илона Литфуллина 2005-2006 елгы кызлар арасында шулай ук республика чемпионы исеменә лаек булды. Әминә Шәйхетдинова да сокландырды – үз яшь төркемендә III урынны яулады. Призер булмасалар да, Камил Нуретдинов, Ралан Шакиров, Таһир Дәүләтов, Язил Вәлиев та уңышлы чыгыш ясадылар. 
Ярышларда катнашу өчен матди һәм транспорт ярдәмен спорт мәктәбе һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчелеге күрсәтте. 
Геннадий Зыков, тренер-укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев