САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Лилия” нәниләре әкият дөньясында сәяхәттә булдылар

.

Ноябрь аенда «Лилия» балалар бакчасында театр атналыгы узды. Уртанчылар төркеме  балалары А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Театр нәниләрне сихри дөньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, актерлык осталыгына өйрәтә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә. Әкиятне музыкаль композицияләр тагы да җанландырып җибәрде. Әкият  сәхнәләштерүгә әзерлек эшләрендә әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар: костюмнар, декорацияләр белән ярдәм иттеләр. Мондый бердәмлек уңай мөнәсәбәтләрнең нигезе булып тора, бакчадагы балаларның тормышын иҗади шатлык белән тулыландыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев