САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Лилия” кечкенәләре зона этабында катнаша

Сәләтле балаларны ачу һәм аларның иҗади потенциалын үстерү, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары редакциялщре белән берлектә «Сәйяр» театраль фестиваль-бәйге игълан иткән иде. Район үзәгендәге "Лилия" балалар бакчасы бәйгенең муниципаль этабында...

Сәләтле балаларны ачу һәм аларның иҗади потенциалын үстерү, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары редакциялщре белән берлектә «Сәйяр» театраль фестиваль-бәйге игълан иткән иде. Район үзәгендәге "Лилия" балалар бакчасы бәйгенең муниципаль этабында җинеп, зона этабында катнаша.

- Шул уңайдан балалар бакчасына жюри әгъзалары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Чулпан Галәвиева һәм "Салават күпере" журналының баш мөхәррире Зилә Яз килде. Хөкемдарлар игътибарына Г.Сутеевның балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләнгән "Гөмбә астында" экияте тәкъдим ителде. Әкиятне балалар бакчасының музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханова сәхнәләштерде. Жюри әгъзалары нәни артистларыбызның уйнавын һәм музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханованың эшен югары бәяләделәр, - дип хәбәр итте "Лилия" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фирая Хәсәншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев