САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Лилия» балалар бакчасы нәниләре бар яклап та осталыкларын күрсәттеләр

Сарман мәдәният йортында 9 нчы районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесе узды.

Безнең «Лилия» балалар бакчасы бәйгедә ел саен бик теләп катнаша. Балаларыбыз үзләренең ирешкән уңышлары белән сөендереп торалар. «Вокал-соло» номинациясендәзурлар төркеменнән Гимадеева Камилә 1 нче , ә уртанчылар төркеменнән Галимуллин Азамат 3 нче урынны яуладылар. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан торган бию коллективы «Хореография» номинациясендә 3 нче урынга лаек булдылар. Балалар бакчасының иң кечкенә катнашучысы 3 яшьлек Суханова Милана уңышлы чыгыш ясаган өчен Диплом белән бүләкләнде. Балаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

“Лилия” балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев