САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Лилия” бакчасында - “Бала –төп пассажир” акциясе

“Лилия” балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында “Бала –төп пассажир” дип исемләнгән акция үтте.

Бакчаның  зурлар төркеме юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Чараны тәрбияче Раушания Ихсанова алып барды. Өлкән тәрбияче Фирая Хәсәншина әти-әниләр белән викторина үткәрде – төрле сораулар биреп, аларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерде. Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдикова балалар катнашында үткән юл һәлакәтләре белән бәйле хәлнең торышы хыкында сөйләде. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Радик Сәлимов, акция кысаларында   үткән, “Мин - төп пассажир” дигән темага багышланган фотоконкурс җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев