САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Лилия”дә юл йөрү кагыйдәләрен беләләр

«Лилия» балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча системалы эш алып барыла.

Педагоглар үтемле ысуллар, чаралар, яңа технологияләр кулланып эшлиләр. Ләкин иң отышлы һәм яхшы нәтиҗә бирә торган ысул ,әлбәттә, уен . Менә бүген дә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт кылдылар. Ә юл бик җиңел булмады. Балаларга авыр сынаулар аша узарга , төрле биремнәр үтәргә туры килде. Юлда балаларга юл инспекторы, светофор, зебра очрадылар. Алар балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Ләкин балалар сынатмадылар: светофорны да дөрес урыннарга куйдылар, юл билгеләрен дә дөрес атадылар, жәяүлеләр кичүен җыеп юлдан чыктылар, транспорт төрләрен дә дөрес атадылар, рәсемнәрдә юл кагыйдәләрен бозучыларны да бик тиз әзләп таптылар. Балалар бердәм булып максатларына ирештеләр: юл йөрү кагыйдәләре патшалыгыннан «Иң яхшы җәяүле» дигән медальләр алып кайттылар.

Бәйрәмгә кунак итеп Сарман һәм Мөслим районнарында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Ситдикова Алсу Разин кызы чакырылган иде. Ул балаларга балалар бакчасында кечкенәдән үк өйрәнгән юл кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә киңәш итте һәм бүләкләр тапшырды. Очрашудан балалар бик күп уңай кичерешләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев