САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә - югары сәнгать көннәре

8 нче майда Җәлил поселогында рәсем мәктәбендә Россия һәм Татарстанның рәссамнәр союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Россия Сәнгать Академиясенең алтын медале иясе Фәрит Суюров, Россия һәм Татарстанның рәссамнәр союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе,...

8 нче майда Җәлил поселогында рәсем мәктәбендә Россия һәм Татарстанның рәссамнәр союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Россия Сәнгать Академиясенең алтын медале иясе Фәрит Суюров, Россия һәм Татарстанның рәссамнәр союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, 60 тан артык балалар китабы автор-иллюстраторы Фәридә Хасьянова эшләреннән торган күргәзмәне ачу татнтанасы булды. Анда авторлардан тыш күргәзмә кураторы һәм фәнни консультанты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты баш фәнни хезмәткәре, Татар энциклопедиясенең сәнгать бүлеге баш мөхәррире, Казан дәүләт архитектура-төзелеш профессоры, Татарстан Республикасы дәүләт рәсем сәнгате музее советнигы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова һәм башкалар катнаштылар. Бу чара Татарстан нефте, "Җәлилнефть" идарәсе, Җәлил поселогы юбилейлары уңаеннан оештырылды. Бу хакта тулырак мәгълүматны "Сарман" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев