САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә юбилейларга әзерлек кысаларында киңәшмә узды

Бүген Җәлил бистәсе башкарма комитетында бистәнең - 50, "Җәлилнефть" идарәсенең 55 еллык юбилейларына әзерлек кысаларында алып барылучы ремонт һәм төзелеш эшләренең торышына багышланган киңәшмә узды. Анда "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров кереш сүз белән чыгып, бистәдә соңгы...

Бүген Җәлил бистәсе башкарма комитетында бистәнең - 50, "Җәлилнефть" идарәсенең 55 еллык юбилейларына әзерлек кысаларында алып барылучы ремонт һәм төзелеш эшләренең торышына багышланган киңәшмә узды. Анда "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты.

Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров кереш сүз белән чыгып, бистәдә соңгы елларда барлык социаль объектларның төзекләндерелүен, бүген дә нефтьчеләр ярдәме белән масштаблы эшләр алып барылуын әйтте. Юбилейлар уңаеннан алып барылучы эшләр турында "Җәлилнефть" идарәсе начальнигының капиталь төзелеш буенча урынбасары Равил Фатыйхов һәм Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин сөйләделәр. Киңәшмәдән соң Рөстәм Мөхәммәдиев төзекләндерелүче объектларда булды, аны район башлыгы Нәфис Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Мәлик Каюмов һәм башкалар озатып йөрде.

Киңәшмәдән тулырак язманы газетаның алдагы саныннан укый аласыз.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилдә бистәнең юбилеена әзерлек эшләре бара (фоторепортаж)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев