САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә йолдызлар да яши

Февраль аенда Җәлил поселогы мәдәният сараенда Яна Гурешидзеның иҗат кичәсе булып узды. 


Район мәдәнияте яңалыкларында Янаның исеме еш яңгырый: аның җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар әле бу, әле теге конкурста призлы урын алганнар... Һәм инде менә иҗат кичәсе. Ул аңа да матур күрсәткечләр белән килде. 
Яна 1986 елның ямьле май аенда туа. Әлмәттә туса да, үзен Җәлил кызы дип исәпли. Чөнки Җәлилдә үсә, үзе яраткан җыр сәнгатенә дә беренче адымнарын нефтьчеләр поселогында ясый. 
- Унике яшемнән мәдәният сараена йөри башладым, остазым Әлфия Кашаповадан беренче җыр дәресләрен алдым, - дип искә ала ул. 
Җырга, музыкага мәхәббәте аны Җәлил музыка мәктәбенең фортепиано классына алып килә. Аннан соң ул укуын Әлмәт музыка училищесының опера җыры бүлегендә дәвам итә. Мәгариф отличнигы, күп вокалчылар тәрбияләгән Анна балашова классында укый. Аны да тәмамлагач, читтән торып Казан татар дәүләт гуманитар университетының музыка факультетын бетерә. Җәлил поселогы мәдәният сараенда хезмәт куя башлавына да шактый. Биредә ул “Йолдызларга юл” вокаль студиясен, “Грант”, “Җәлил гүзәлләре” вокаль ансамбльләрен, җырчылар дуэтын җитәкли. Аның кул астында барлыгы – 40 ка якын кеше, 5 яшьтән алып 90 яшькә кадәрле балалар да, зурлар да. Яна алар белән поселок, район, “Татнефть”, республика, төбәк күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнаша, бергәләп призлы урыннар алалар. Әйтик, “Җәлил гүзәлләре” “Кунаклашу” халыкара фестивалендә II дәрәҗә димломга ия булганнар. Диана Сөләйманова “Роза ветров” халыкара конкурсында шулай ук икенче урынны алган. Ә иң яратып катнаша торган бәйгеләре – “Йолдызлык”, “Сандугач сайрар илем” һәм башкалар. Тырыш хезмәте һәм югары күрсәткечләре өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазенә һәм башка бүләкләргә ия була. 
- Яна – яхшы остаз. Аның төркемнәренә балалар да, зурлар да яратып йөриләр. Кая гына бармасыннар, призлы урыннар алып кайталар, - диләр аның хакында хезмәттәшләре. Алар аны намуслы булуы, хезмәт сөючәнлеге өчен дә яраталар. 
Максатчан, үз эшенә бирелгән остазны кем генә хөрмәт итми икән? Яна дүрт – татар, рус, грузин, инглиз телләрендә җырлавы өстенә, үз осталыгын даими үстерү өстендә дә эшли. Үзлегеннән гитарада да уйнарга өйрәнә. Аның юлыннан китүче укучылары да шактый. Илнара Хәйруллина Казан дәүләт мәдәният университетында Венера Ганиева классында белем ала, Лилия Камалиева Кәрим Тинчурин исемендәге театрда эшли, үзенчәлекле образлары белән тамашачы күңелен яуларга да өлгерде, Алия Әхтәмова укуын Европада – Чехиядә дәвам итә. 
Янага җыр-моңга сәләт каян күчкән дип гаҗәпләнәсе түгел. Әнисе Индира Халиковна музыка мәктәбендә укыткан, бүгенге көндә лаеклы ялда. Әтисе Константин җырларга да, биергә дә ярата. Янаның дүрт яшьлек кызы Лия дә “Апрель” бию төркемендә бии. Талантлы ханым үзе әтисе һәм әнисе халкының да милли җырларын яратып башкара, ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, өйрәнә һәм тота. 

Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Фото:https://vk.com/djalil_novosti

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев