САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә яшәүче Сапарова Тәнзилә Габделбәр кызына 90 яшь тулды 

Тыл ветеранын олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды.

Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов та юбилярга изге теләкләрен җиткерде. Әлмәт районы Сөләй авылында туса да, Тәнзилә апаның тормыш һәм хезмәт юлы өлешчә бистә белән бәйле. Сугыш чорларында, башка балалар кебек, колхозга булышкан. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт шәһәренең сукырлар артилендә эшләгән. Җәлилдә яшәгәндә, даруханәдә техник хезмәткәр булган. Намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше 1988 елда вафат булган. Бүгенге көндә берүзе гомер кичерә. Туганнары даими рәвештә аның хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар. 
Тәнзилә апага үз яшен биреп булмый әле. Чаялыгы, җитезлеге дә җитәрлек. Яшәгән фатиры бик пөхтә, матур. Колакка каты булуы гына, аның белән аралашканда, бераз авырлыклар тудыра. Үзен хөрмәт итеп килгәнгә бик куанып, изге теләкләр белән озатып калды ул. 
- Ил-көннәребез тыныч булсын, исән-имин эшләгез, мине зурлаганыгызга зур рәхмәт, юлларыгыз һәрвакыт уң булсын, - диде. 
Үзеңә дә хәерле, сәламәт гомерләр насыйп итсен, хөрмәтле ветеран.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев